Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында җитәкчеләр фермаларны йөреп чыгалар

Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов «Чистополье» ХКның «Молко» фермаларына иртәнге сәфәр кылдылар.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә Түбән Саврушта урнашкан “Чирмешән” бүлеге сөтчелек фермасында булдылар.

Монда 730 баштан артык мөгезле эре терлек бар. Шул исәптән 488 – савым сыеры. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, фермада көнлек савым 8635 килограмм тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечтән 800 килограммга күбрәк. Бер сыердан тәүлеккә уртача 22,7 литр сөт савалар. Производствода 27 терлекче эшли. Коллектив составында, нигездә, зур тәҗрибәгә ия кешеләр.

Товарлыклы-сөтчелек фермасында терлекләрне асрау һәм тукландыру технологиясен гамәлгә кертү, югары сыйфатлы азык куллану нәтиҗәсендә яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Терлекчеләр үз эшләренә зур җаваплылык белән карыйлар.

Шул ук көнне Алмаз Мингулов һәм Борис Соломонов “Луч” (Иске Савруши) бүлегендә таналар үстерү мәйданчыгында булдылар. Фермада 544 баш бозау бар. Аларга сигез терлекче хезмәт күрсәтә. Шулай ук таналар асралган «Тукай» бүлегенең (Такталы) терлекчелек объектында да булдылар.

Фото: авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев