Аксубай районында җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза
Сайлау участоклары бүген иртәнге җидедә Иске Савруш, Алексеевка, Яңа Үзи һәм Иске Кыязлыда ачылды.
Монда җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлана. Муниципаль өстәмә тавыш бирү бүген Татарстанның 36 районында Бердәм тавыш бирү көне кысаларында уза. 161 мандатка 545 кандидат дәгъва итә.
– Аксубай районында өстәмә сайлаулар дүрт бер мандатлы округ буенча узачак. Анда 356 сайлаучы катнаша, аларның җидесе беренче тапкыр тавыш бирәчәк, – дип аңлатма бирде Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина.
Без Иске Савруш сайлау участокларының берсенә ачылуга ук килдек.
Тавыш бирү бүлмәсенә безне стационар металл детекторы аша керттеләр. Участок сайлау комиссиясе рәисе Светлана Петровна бу сайлаучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк дип әйтте.
Участокта хокук тәртибен саклау өчен өч полиция хезмәткәре кизү тора. Сайлау процессының чисталыгын Җәмәгать палатасыннан һәм Коммунистлар партиясеннән җәмәгать күзәтүчесе күзәтә.
Сайлау участогында тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Сәламәтлекләре буенча участокка килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев