Аксубай районында Ирек Батыршинны искә алдылар
Яңа Ибрай авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, халык мәгарифе отличнигы һәм атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ирек Батыршинның тууына йөз ел тулуны билгеләп үттеләр.
Үзен туган якка хезмәт итүгә багышлаган кешене искә алырга бик күп кеше килде. Алар арасында – Ирек Батыршинның балалары, оныклары һәм якын туганнары, дин вәкилләре. Район башлыгы Алмаз Мингулов озатуында юбилейда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин, «Татмелиоводстрой» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин булдылар.
Тантанада катнашучылар мәктәп музеенда авыл тарихы белән таныштылар һәм авылның Дан мемориалында урнашкан Ирек Батыршин бюстына чәчәкләр салдылар. Тантаналы чара авыл мәдәният йортында узды. Җыелган халык якташларының сугышчан һәм хезмәт батырлыклары, аның эшчәнлегенең район үсеше өчен әһәмияте, туган якны яратуы, авыл халкының тормышын яхшырту омтылышы турында фикер алыштылар.
Тулырак мәгълүмат – газетаның киләсе санында һәм aksubayevo.ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев