Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында җиңел машина йөртүчесе велосипедчыны бәрдергән

Кичә “Таш чокыр” чишмәсе янында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең район газетасы редакциясенә биргән мәгълүматларына караганда, безнең илдә җитештерелгән җиңел машина руле артында булган 18 яшьлек йөртүче якынча 20 сәгать 10 минутта велосипедчыны бәрдерә. Шаһитлар әйтүенчә, велосипедчы трассаның машиналар йөрү өлешендә хәрәкәт иткән. Зыян күргән кешене авария урыныннан ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Аның шәхесе әлегә ачыкланмаган.

Юл-транспорт һәлакәтләре урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре, тикшерүче эшләде. Гадәттән тыш хәл урынына башкарма комитет җитәкчесе, район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев та барды.

–Юл-транспорт һәлакәте торак пункттан читтә булган, велосипедчы Аксубай ягыннан Нурлат ягына таба хәрәкәт иткән. Юлның яктыртылмаган участогында күз күреме начар булган шартларда, ул киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлардан башка хәрәкәт итә. Велосипедчыны бәрдергән машина йөртүче ул хәрәкәт иткән юл уңыеннан барган. Юл-транспорт вакыйгасында катнашучыларның ни дәрәҗәдә гаепле булуларын тикшерү нәтиҗәләре билгеләячәк. Велосипедчы авыр хәлдә Аксубай район үзәк хастаханәсенә озатылды, – дип шәрехләде Станислав Зайцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев