Аксубай районында иң яхшы татар теле укытучысы билгеләнде
Районда 2025-2026 уку елында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Әлеге абруйлы бәйге татар (ана) теле һәм әдәбиятын укытучы педагогларның статусын күтәрүгә, шулай ук кыйммәтле тәҗрибә уртаклашуга һәм һөнәри осталык күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Читтән торып үткәрелгән тур нәтиҗәләре буенча районның төрле мәктәпләреннән өч мөгаллимә турыдан-туры катнашу этабына чыкты. Укытучылар ике төп сынауда: «Дәрес» һәм «Мастер-класс»та уңышлы катнаштылар. Жюри аларның иҗади якын килүләрен, белем тирәнлеген һәм укучыларны рухландыра белүләрен югары бәяләде.
Нәтиҗәдә, бәйге комиссиясе I урынны Аксубайның 3 нче урта мәктәбенең туган теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Билаловага бирде. Икенче урынны – Иске Ибрай урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Кадыйрова, өченче урынны Савгач урта мәктәбе укытучысы Гөлсинә Исаева алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев