Аксубай районында иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе билгеләнде
Полина Мулеева «Татарстан Республикасының Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2022» республика бәйгесендә Аксубай районын тәкъдим итәчәк.
2022 елның октябрендә иң яхшы җәмәгать тәрбиячесен ачыклау буенча республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар белән тәрбия эшен районда 12 җәмәгать тәрбиячесе алып бара. Алар – мәгариф учреждениеләре педагоглары, балалар һәм яшьләр белән эшләүче абруйлы, битараф булмаган кешеләр. Алар яшүсмерләрне кызыксыну буенча түгәрәкләргә, спорт секцияләренә тарталар, район чараларында, волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга җәлеп итәләр. Җәмәгать тәрбиячеләре балаларның мәнфәгатьләрен яклыйлар, аларга үз-үзләрен тотышлары өстендә эшләргә, хокук бозуларга юл куймаска булышалар. Балигъ булмаганнар белән эшләүдә иң яхшы нәтиҗәләргә җәмәгать тәрбиячесе Полина Мулеева (Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы) иреште. Ул Аксубай районын бәйгенең республика этабында тәкъдим итәчәк.
Республика бәйгесендә районның җәмәгать тәрбиячеләре ел саен төрле номинацияләрдә призлы урыннар яулыйлар. Узган ел Ирина Прохорова (Иске Ильдеряк урта мәктәбе) бәйге номинанты булды, шулай ук төрле елларда җәмәгать тәрбиячеләре Светлана Башатова (2нче мәктәп), Гөлназ Сафина, Татьяна Ильдияркина («Хыял» социаль приюты), Раил Шәрәфетдинов (В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе) җиңүчеләр дип танылдылар. Полина Мулеевага уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев