Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында язгы эпизоотиягә каршы чаралар башланды

Республикада эпизоотик иминлекне саклау өчен февраль башыннан язгы профилактик чараларга старт бирелде.

Ветеринария берләшмәсе белгечләре аларны башкаруга керештеләр. Мөгезле эре терлекләрдән бруцеллез һәм лейкоз авыруларына тикшерү өчен кан алу, крестьян-фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең лептоспирозына каршы, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитка каршы вакцинация ясау эшләре башланган.

Ветеринарларны күләмле эшләр көтә. 1 июньгә кадәр мөгезле эре терлекләрне туберкулезга (13000 баш), бруцеллезга (8300 баш), лейкозга (9500 баш) тикшеренү үткәрергә, себер түләмәсенә каршы – 13400 баш, котыру авыруына һәм нодуляр дерматитка каршы 12400шәр баш, лептоспирозга каршы 8400 баш терлеккә вакцина ясарга кирәк. Шулай ук 560 баш кәҗә һәм сарыкны бруцеллезга тикшерергә, 1400шәр баш терлеккә себер түләмәсенә һәм котыру авыруына каршы вакцинация ясарга кирәк.

Атларга себер түләмәсенә каршы вакцина ясарга.

Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев