Аксубай районында яшәүче хатын-кыз кырыгалдарларга 390 мең сум күчергән
9 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәрге чорда Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә займ һәм кредит рәсмиләштерү белән бәйле ике мошенниклык очрагы теркәлгән.
Ульянда яшәүче хатын-кыз безнең районда яшәүче туганына карата мошенниклык юлы белән кулланучы займы рәсмиләштерүләре турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ир-атка 22 000 сумга микрозайм рәсмиләштергәннәр. Икенче очракта районда яшәүче хатын-кыз билгесез затларның алдау юлы белән аның исеменә 390 000 сум кредит рәсмиләштерүләре һәм аны урлаулары турында хәбәр иткән.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илгиз Алмакаев, хәлгә аңлатма биреп, шуны ассызыклады:
– Әлеге очраклар – уяу һәм сак булу турында чираттагы тапкыр искә төшерү. Мошенниклар даими рәвештә үз ысулларын камилләштерәләр, һәм бүген, хәтта бу турыда шикләнмичә дә, корбан булу бик җиңел. Мошенниклардан саклану – ул хокук саклау органнарының гына бурычы түгел, шулай ук һәрберебезнең җаваплылыгы да. Шәхси мәгълүматлар, банк карталары һәм счетлары белән игътибарлы булыгыз. Акчагыз турында өченче затларга әйтмәгез һәм беренче шалтырату белән банкоматка акча күчерергә йөгермәгез. Һәр банкның кайнар линия телефоны бар – сез аны банк картасының арткы ягыннан таба аласыз. Сим-карта, банк картасының вакыты чыгуы яисә Дәүләт хезмәтләрендә парольне үзгәртүгә бәйле кем генә шалтыратса да – бу мошенниклар! Кечкенә генә шик туганда да полициягә мөрәҗәгать итүдән оялмагыз.
Мошенниклар кармагына эләкмәү өчен куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре:
* Беркайчан да паспортыгызны, шәхси мәгълүматларыгызны, банк картасы мәгълүматларын таныш булмаган затларга әйтмәгез. Алар үзләрен ничек кенә ышандырырлык итеп тәкъдим итсәләр дә. Сезнең турыдагы мәгълүматлар – ул мошенниклар кулында кыйммәтле корал.
* Таныш булмаган кешеләрнең кредит рәсмиләштерү яисә башка финанс операцияләре ясарга күндерүләренә риза булмагыз. Сезгә шалтыраталар һәм кодларны, парольләрне яисә башка конфиденциаль мәгълүматларны әйтүне сорыйлар икән – кичекмәстән элемтәне өзегез.
* Шалтыратучының намуслылыгына шик туганда – телефонны сүндерегез һәм якыннарыгыз белән киңәшегез. Туганыгыз яисә дустыгыз белән сөйләшегез, вәзгыять турында сөйләгез – бергә дөрес карар кабул итү күпкә яхшырак.
* Үзегезнең социаль челтәрләрегездә һәм мессенджерларыгызда ике факторлы аутентификация кертегез. Бу мошенникларга сезнең аккаунтларга керүне шактый катлауландырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев