Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында яшәүче әбекәй йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Иске Кармәт авылында гомер итүче Миңнегөл Гайфетдин кызы Низаевага йөз яшь тулды.

Юбилейда ул район башлыгы Камил Гилманов һәм Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфеновның котлауларын кабул итте. Тантана сәбәпчесенә тәбрикләү хатларын Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та юллаган.

– Үз гомерегездә сезгә дәүләтебез тарихында шатлыклы һәм кайгылы бик күп вакыйгаларны кичерергә туры килгән. Сез барлык этапларны да ил белән бергә кичергәнсез, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар да сезне читләтеп үтмәгән, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, юбилярны гасырлык бәйрәме белән котлап. – Хезмәтегез өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез! Сәламәтлек Сезгә, хөрмәтле Миңнегөл Гайфетдин кызы.

Гаилә хуҗабикәсенең йөз яшьлек юбилеена Низаевларның бөтен гаиләсе җыелган. Гаиләдә әниләрен, әбиләрен, дәү әбиләрен яраталар, хөрмәт итәләр. Бүген дә кадерле кешеләренең үзләре янәшәсендә булуына шатланалар. Әбекәй укый, телевизор карый, үзенең фаҗигале язмышының вак-төягенә кадәр хәтерли.

– Без гаиләдә ун бала идек, дүртесе авыр елларда үлде. Әти, Беренче бөтендөнья сугышында катнашты, фронттан яраланып кайтты, 1940 елда вафат булды. Мин гаиләдә иң олысы идем һәм авыр томыш йөген үз өстемә алдым – кече туганнарымны карарага, аларның тамакларын туйдырырга кирәк иде, – дип искә алып сөйләде юбиляр.

1941 елда 18 яшьлек Миңнегөлне Мордовиягә окоплар казырга җибәрәләр. Ә кайткач, 1942 елда, ял да итә алмый – Свердловскка хәрби заводка җибәрәләр. Ул вакытта Урал илдә метал белән төп тәэмин итүче була һәм барлык металлургия заводлары корал җитештерүгә күчә.

– Анда, мартен мичләрендә хәрби техника өчен детальләр җитештердек, авыр детальләрне күтәреп ташыдык, тизрәк өйгә кайту турыда хыялландык, – дип хәтерен яңартты Миңнегөл Гайфетдин кызы. – Әниемнең өйдә биш кечкенә бала белән ачлыктан интегеп яшәвен аңлый идем – аларга ярдәм кирәк иде!
Әнисе кызын кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итә. Өйгә кайту юлы җиңел булмый – Казанга поезд белән кайтып җитә, ә аннары алты көн авылга кадәр җәяү тәпили. 1943 елда тагын бер сынауны кичерергә туры килә – 16 яшьлек сеңлесе белән бергә Миңнегөлне Горький шәһәренә торф эшкәртүгә җибәрәләр, ә эштән туктап торган арада кызларга туганнарын кайтып күрергә рөхсәт итәләр. Бу бертуганнары белән шатлыклы очрашу була – өйдә аларны ярым ач эне-сеңелләре каршы ала!

1946 елда Миңнегөл фронтовик Минабетдин Низаевка кияүгә чыга. Алар 56 ел бәхетле никахта яшәлир. Өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Миңнегөл Гайфетдин кызы колхозда төрле эшләрдә эшли. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Низаевларның балалары һәм оныклары – шәхси вакытларын исәпкә алмыйча, вөҗданнары кушканча эшләргә хас булган гади эшчеләр.

Тормышка күз салып, юбиляр Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер биргәнен таный, чөнки ул гомере буена якыннары турында кайгыртып яшәгән – башта әнисе, бертуганнары, аннары – ире, балалары, оныклары, хәзер инде оныкчыклары турында. Һәр яңа көнне Миңнегөл Гайфетдин кызы Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре белән каршы ала һәм якыннарына саулык-сәламәтлек сорап, дога кылып уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев