Аксубай районында янгында әнисе белән улы һәлак булган
Бүген иртән Аксубай районының Иске Кыязлы авылында гадәттән тыш хәл була.
Янган йортта ике кеше һәлак була: 1932 елда туган йорт хуҗабикәсе һәм аның 1967 елда туган улы. Фаҗига турындагы хәбәр 3.46 сәгатьтә районның бердәм диспетчерлык хезмәте пультына килә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәндә ялкын телләре өйнең бөтен мәйданын чолгап алган була. Шаһитлар, йортта биш кеше – хуҗалар гына түгел, ә аларга кунакка кайткан кешеләр дә булырга мөмкин булуын әйтәләр. Коткаручы -янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшкәндә, йортта олы яшьтәге хатын-кыз һәм аның улы булуы ачыкланган.
Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов хәбәр иткәнчә, янгынны сүндергәндә өй эчендә аларның гәүдәләре табылган. Хатын-кыз чыгарга тырышкан, аны бүлмәләр арасыннан тапканнар. Ир-атны йокы бүлмәсендә идәндә, йөзтүбән яткан килеш тапканнар.
Дәүләт янгын күзәтчелегенең беренчел версиясе буенча, янгынның сәбәбе – электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Фото: Аксубай янгын сүндерү коткару гарнизоны архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев