Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында гыйбадәтне Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл уздырды

Татарстан митрополиясе башлыгы Сөнчәле чиркәвендә тантаналы гыйбадәт үткәрде.

Бу – барлык православие динен тотучылар өчен зур һәм истәлекле вакыйга – район тарихында беренче тапкыр авыл чиркәвендә Татарстанның православие чиркәве җитәкчесе Кирилл гыйбадәт уздырды. Аңа Татарстан митрополиясенең Аксубай, Чистай һәм Нурлат районнары руханилары ярдәм итте. Гыйбадәт эшендә аксубайлылар, шулай ук башка шәһәрләр һәм районнарның күпсанлы дин тотучылары катнашты. Литургия архиерей катнаш хорының җырлавы астында узды. Тынычлык теләп догалар укылды.

Аннан соң дин тотучыларга митрополит Кирилл мөрәҗәгать итте:

– Кешегә изге урында булу бик мөһим. Без изге иконаларга һәм изге куәтләргә кагылганда, күңелләребезгә зур игелек алабыз, – диде ул. – Безгә Изге Христос серләре белән аралашу мөмкинлеге бирелгән. Бу безгә тормыш өчен кирәк. Һәм ышанычыбыз нык булсын өчен, безнең Аллага ышануыбыз бик мөһим.

Митрополит бүгенге көннең төп проблемасы – битарафлык һәм эгоизм дип билгеләп үтте. Хәзерге заман кешесе беркемне дә яратмый һәм беркемне дә хөрмәт итми. Ул үзен чолгап алган бар нәрсәдән – изгелек, игелек кылудан битараф итә.

– Без, дини кешеләр буларак, дин кушканча яшәргә тиеш, – дип ассызыклады ул. – Безнең ышануыбыз какшамас һәм ихлас булсын өчен, сүзләребезнең гамәлләребез белән туры килүе мөһим. Изге кешеләр башка үлчәмдә яшиләр. Үз тормышларында алар барысын да Аллаһтан бүләк итеп кабул итәләр. Алар бу дөнья галәменә юнәлеш тотмыйлар һәм Аллаһка тулысынча ышаналар. Алар Раббы биргәннәрнең һәммәсе дә игелек, шуңа күрә могҗизалар да күркәм, дип ышаналар.

Митрополит Кирилл руханиларга һәм мәхәллә кешеләренә бергәләп укылган догалар өчен рәхмәт белдерде. Чиркәү төзелешендә һәм мәхәллә тормышында ярдәм иткән кешеләргә чиркәү бүләкләре тапшырылды.

Митрополит Кирилл Сөнчәле авылы чиркәвенең беренче башлыгы иерей Сергий Дмитриевка I дәрәҗә Изге Гурий медале тапшырды.

Архиерей грамоталарына Валентина Дмитриева, мәхәлләгә ярдәм итүче Николай Абруков, мәхәллә кешеләре Владимир Малов, Сергей Крайнов, Илья Алексеев, Вячеслав Дмитриев һәм Владимир Андреев лаек булдылар.

Иерей Антони Рыбочкинга Мирополиянең Рәхмәт хаты тапшырылды. Николай Абруков дин башлыгына үз бүләген тапшырды.

– Кәрзиндәге бүләкләр Сөнчәле җирендә үстерелде һәм җыеп алынды, – диде ул. – Һәм шуның белән алар кыйммәтле дә, кадерле дә. Безнең авылга килүегез белән безгә зур шатлык китердегез.

Митрополит Кирилл һәм православие динен тотучылар белән очрашуда район җитәкчесе Камил Гилманов та катнашты.

–Сез безгә шундый вакытта килдегез ки, хәзер динсез берничек тә булмый. – Ир-егетләребез сугыш зонасыннан кайткач, чукынмаганнар да чиркәүгә барып гыйбадәт кылалар, мөселманнар исә мәчеткә гыйбадәт кылырга баралар. Безнең районда өч милләт һәм конфессия вәкилләре дус һәм тату яши.

Камил Гилманов протоиерей Александр Качаевка райондагы дини хезмәте, яшьләрне әхлакый тәрбияләүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, барысына да тынычлык һәм татулык, уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

Митрополит Кирилл Сөнчәле урта мәктәбендә, мәктәп музеенда булды, чуаш халкы мәдәнияте тарихы белән танышты. Укучылар әдәби программа белән чыгыш ясадылар.

Бу истәлекле көнне барлык кунаклар һәм гыйбадәт кылучылар өчен төшке аш оештырылды, гыйбадәт кылуда катнашкан балалар митрополиттан татлы бүләк – туңдырма алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев