Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды

Аксубай районы Советы һәм Башкарма комитеты гриппка каршы актив вакцина ясатты.

Эшлекле дүшәмбедән соң барысы да прививка ясау бригадасы эшләгән кабинетка ашыктылар. Барысы да төгәл һәм тиз, бер медицина хезмәткәре температура үлчәде, икенчесе сәламәтлек торышы белән кызыксынды һәм прививка ясауга рөхсәт рәсмиләштерде, ә тагын икесе теләүчеләргә вакцина куйды.

– Бу инде традициягә әйләнде, аппарат, башкарма комитет бүлекләре хезмәткәрләре һәрвакыт эш урынында вакцина куйдыралар. Бик уңайлы, поликлиникага бару өчен кыйммәтле вакытны әрәм итмибез. Авырып, температура белән больничныйга киткәнгә караганда, грипп һәм ОРВИ сезонына әзер булу яхшырак, – дип уртаклашты башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев. – Хатыным белән бергә прививка куйдырабыз, хәтта авырып китсәк тә, барысы да җиңелчә уза.

Роспотребнадзор идарәсенең Аксубай районындагы баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов шәрехләгәнчә, Аксубай районына грипптан 4480 доза вакцина кайткан, 3400 кеше инде прививка куйдырган. Алар арасында, коллектив белән пививка куйдыручылар – балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән турыдан-туры элемтәдә эшләүче социаль һәм мәгариф бүлеге тармаклары хезмәткәрләре дә бар.

Совет һәм Башкарма комитетта тагын 25 кеше прививка куйдырды. Күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре киңәшмәдән соң ук чиратсыз һәм поликлиникага барып тормыйча гына прививка куйдыру мөмкинлегеннән файдаландылар.

Гриппка каршы вакцинаны Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасының прививка кабинетында куйдырырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев