Аксубай районында гражданнарны Дәүләт Думасы депутаты кабул итте
Аксубай районында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булды.
Эшлекле программа район Советы бинасында башланды.
Биредә гражданнарны кабул итү булды. Айдар Метшин район халкын Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов белән бергә кабул итте. Депутатка күбесенчә Украинада яраланган махсус хәрби операциядә катнашучылар, дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре белән, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары һәм районның волонтерлык хәрәкәте вәкилләре мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итү вакытында һәр мөрәҗәгатькә игътибар белән карадылар. Проблемалы мәсьәләләрне хәл итүне Айдар Метшин шәхси контроленә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев