Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Гостехнадзор» шәхси хуҗалыкларның тракторларын тикшерәчәк

Районда 6 майдан 31 майга кадәр шәхси хуҗаларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәреләчәк

Бу чара ел саен үткәрелә, аның максаты – техникадан файдаланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү.

Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район буенча физик затлар тарафыннан 1000 берәмлеккә якын техника теркәлгән.

– Тракторлар һәм аларга тагылмалар техник карауга хезмәт күрсәтелгән һәм буялган хәлдә тракторлар поезды составында тәкъдим ителергә тиеш, – дип сөйли Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов. – Тикшерү барышында машиналарның куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә арым игътибар бирелә: тормозларның, руль идарәсенең, яктырту приборларының, йөреш өлешенең, тавыш сигналының, тагылманы эләктерү җайланмасының төзеклегенә, шулай ук машинаның теркәү мәгълүматларына туры килүенә, йөртүченең медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе һәм тиешле категориягә туры килгән тракторчы-машинист таныклыгы булуына.

Ел саен үткәрелә торган техник карау трактор белән идарә итүгә хокук алу өчен генә түгел, шулай ук яңадан теркәү, исәптән төшерү, машина хуҗаларының алмашынуы һәм башка очраклар өчен дә кирәк.

Техник карау үткәрү урыны һәм вакыты авыл җирлекләре башлыклары белән килешенгән.

Авыл җирлекләрендә ул түбәндәге график буенча узачак:

6 майда – Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә – 9.00 һәм 15.00 сәгатьтә.
8 майда – Иске Кармәт һәм Иске Ильдеряк авыл җирлекләрендә – 9.00 һәм 15.00 сәгатьтә.
13 майда – Иске Татар Адәмсуы һәм Емелькино авыл җирлекләрендә – 9.00 һәм 11.00 сәгатьтә.
14 майда – Яңа Аксубай һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләрендә – 13.00 һәм 15.00 сәгатьтә.
15 майда – Беловка, Иске Үзи, Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә – 9.00, 11.00 һәм 15.00 сәгатьтә.
16 майда – Иске Ибрай авыл җирлегендә – 15.00 сәгатьтә.
20 майда – Яңа Ибрай авыл җирлегендә – 15.00 сәгатьтә.
21 майда – Яңа Кармәт авыл җирлегендә – 15.00 сәгатьтә.
22 майда – Кәкре Күл һәм Карасу авыл җирлекләрендә – 13.00 һәм 15.00 сәгатьтә.
23 майда – Шәрбән һәм Трудолюбово авыл җирлекләрендә – 13.00 һәм 15.00 сәгатьтә.
27 майда – Сөнчәле, Мюд авыл җирлекләрендә – 9.00, 11.00 сәгатьтә.
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә – 28-31 май көннәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев