Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Газиз Кашаповның юбилеен билгеләп үттеләр

Аксубай районының Яңа Үзи авылына бүген якташыбыз Газиз Кашаповның юбилее уңаеннан туганнары һәм якыннары җыелды.

Шагыйрь, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасының кече ватанына аның балалары, оныклары, туганнары һәм, әлбәттә, каләм буенча дуслары: Факил Сафин – Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, Әнвәр Шәрипов – Яр Чаллы язучылар берлеге әгъзасы, Әлфия Ситдыйкова – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Мансур Сафин, Роза Хәмидуллина – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Исламия Иннемөхәммәтова – ветеран-китапханәче килделәр.

Хәтер кичәсендә район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. Ул туганнары һәм якыннары белән бергә Газиз Кашапов бюсты итәгенә чәчәкләр салды.

Якташларны һәм кунакларны сәламләп, район башлыгы Яңа Үзи авылын Газиз Кашапов авылы буларак беләбез, дип билгеләп үтте.

– Бу матур бәйрәмгә җыелуыгыз өчен зур рәхмәт. Газиз Кашапов бик иртә китә, тормыш авыр була, сугыш еллары, ачлык, ятимлек. Шулай да тормыш авырлыкларын җиңеп чыга, укуга омтыла, бик тырыш һәм көчле кеше була. Үзенең 49 ел гомере эчендә аңа нинди генә этапларны узарга туры килми. Газиз Салих улы китаплар бастыра, шигырьләр иҗат итә. Аның тормышында гаделсезлек һәм түбәнсетү дә күп булган, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Газиз Кашаповның балаларына зур рәхмәт. Әтиегезнең эшен дәвам итегез. Ул – безнең өчен дә, сезнең өчен дә горурлык!

Газиз Кашапов укыган мәктәптә музей эшли. Ул авылның актив кешеләре тарафыннан оештырылган. Биредә экспонатлар елдан-ел арта. Бирегә район кунаклары еш килә. Музей фондларында 1154 экспонат саклана. Музей якташыбыз тормышы тарихын кадерләп саклый – биредә Газиз Кашаповның шәхси әйберләре (шул исәптән хәрби форма), өй кирәк-яраклары, газеталар, журналлар, китаплар һәм хәтта ул утырып укыган мәктәп партасы да бар.

Музейга нигез салучылар булып, авылдашларының тормыш тарихын төрле яклап җыйган ирле-хатынлы Альбина һәм Әхмәдулла Зартдиновлар санала. Альбина Сәет кызы – элеккеге мәктәп директоры, ә ире – музейның беренче директоры. Бүген алар Казанда яшиләр һәм юбилейга килә алмаганнар, ләкин алар якташларына хат юллаганнар. Аларның хәтирәләрен бәйрәмне алып баручылар Алим һәм Тәслимә Идиятуллиннар түкми-чәчми җыелучылар игътибарына тапшырдылар.

Анда Аксубай районының Яңа Үзи авылында Газиз Кашапов музее 1992 елда авыл мәдәният йорты бинасында ачылды, диелә. Мәдәният йорты каршында авыл халкы җыйган акчага Газиз Кашапов бюсты куела.

Альбина Зартдинова, Газиз Кашаповның туган төбәгендә музей булдыру инициаторлары – шушы авыл кызы, ул чорда “Сөембикә” журналының баш мөхәррире булып эшләгән Роза Туфитуллова, язучы Шаһинур Мостафин, якташ язучы Нәбирә Гыйматдинова, район газетасы мөхәррире, Хәсән Туфан исемендәге әдәби берләшмә җитәкчесе Роза Хәбибуллина, шул чор район җитәкчесе Марс Халитов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Минвазыйх Минигулов, Ирек Камалов, Газиз Кашаповның якын дусты Тәлгат Нәҗмиев, Чаллы Язучылар оешмасы вәкилләре Мансур Сафин, Факил Сафин, Вахит Имамов, авыл кешеләре Рәшит Гафуров, Рәхимҗан Мәхмүтов, авыл мәктәбе укытучылары коллективы һәм Газиз Кашаповка битараф булмаган авыл халкы булды, дип язган. Якташыбыз истәлеген саклауга бүген дә авыл китапханәсе хезмәткәрләре Рифә Идиятуллина, Алсу Мәхмүтова һәм Яңа Үзи авылы халкы үз өлешләрен кертәләр. Альбина Сәет кызы бүгенге көндә дә музей эшенә зур өлеш керткән район башлыгы Камил Гилмановка аерым рәхмәт сүзләре юллаган.


Газиз Салих улы Кашапов 1942 елның 21 августында Татарстан Республикасы Аксубай районының Яңа Үзи авылында туган. Кечкенәдән ятим кала, әбисе тәрбиясендә үсә.

1957 елда Яңа Үзи җидееллык мәктәбен, аннары күрше Иске Ибрай авылы урта мәктәбен тәмамлый. Ул үзе өчен ир-егетләргә хас булган – хәрби һөнәрне сайлый. Башта армиядә хезмәт итә, аннары хәрби училищеда офицер-механик белгечлегенә укый. 1971 елда авырып отставкага китә.

1973 елда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шул ук вакытта 1971-1982 елларда Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге җитәкчесе булып эшли. Шулай ук бу елларда «Хезмәт байрагы» газетасы (Әлмәт шәһәре) һәм “КамАЗ” радиотапшыру редакциясе әдәби хезмәткәре булып тора. Төрле елларда Газиз Салих улы «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасының үз хәбәрчесе, Чаллы язучылар берләшмәсенең пропаганда бүлеге хезмәткәре булып эшли, аннары берләшмәне җитәкли.

1983 елда шагыйрь һәм язучы Газиз Кашапов СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителә. 1988-1989 елларда ул Чаллы язучылар берләшмәсенең җаваплы секретаре булып эшли.

Аның якты иҗади тормыш юлы 1991 елның 30 августында тәмамлана. Аңа нибары 49 яшь була.


Газиз Кашапов истәлегенә Яңа Үзигә баш ияргә аның каләмдәшләре, дуслары, әдипләр килә. Алар барысы да Газиз Салих улын Хәсән Туфан варисы дип таныйлар. Аңа Хәсән Туфан турындагы “Киек каз юлы” дигән романын тәмамларга насыйп булмый.

– Бүген Яңа Үзи тагын да яктырак балкыды кебек. Без Газиз абый белән бергә эшләдек, – дип билгеләп үтте Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин. – Бергә укыдык. Соңгы тапкыр 20 августта – аның туган көне алдыннан очраштык. Аны һәрвакыт ил язмышы борчый иде. 2002 елда без Газиз абый турында истәлекләр тупладык һәм аңа багышланган журнал чыгардык. Ул бүген дә Газиз Кашапов иҗатын өйрәнүчеләр өчен төп чыганак булып тора.

Сүз уңаенда, Газиз Кашаповның китаплары бүгенге көнгә кадәр дә нәшер ителә, яратып укыла. Аның шигырьләренә җырлар да яңгырый. Аларның берсен Хәсән Туфан музее директоры Тәгъзимә Низамова башкарды.

Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла исеменнән музей директоры Резидә Сабировага Рәхмәт хаты тапшырды.

– Без якын дуслар идек, бер йортта яшәдек, подъездлар гына аерым иде. Аның фатиры китаплар белән тулган иде, ул, чыннан да, иҗат белән яшәде, – дип уртаклашты Чаллы язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәрипов. – Мин аның турында хатирәләр яздым һәм аларны музей җитәкчесенә тапшырасым килә.

Газиз Кашаповның якын дусты укыган шигырьләр аеруча да җанлы яңгырады.

Шагыйрь Мансур Сафин, Газиз белән икесенең дә хәрби хезмәткәрләр булуларын, уртак серләре күп булуын искә төшерде. Ул Газиз Кашапов белән Яңа Үзи авылына ике тапкыр килә, аның әбисендә кунып китәләр.

Мансур Сафин музейга үзенең рус теленә тәрҗемә ителгән китапларын бүләк итте. Газиз Кашаповка багышланган шигырьләрне яңгыратты. Һәм музей директорына Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге Мактау грамотасын тапшырды.

Әтиләрен искә алу юбилеена шагыйрьнең балалары – кызы Резедә, уллары Гамил һәм Дамир, оныклары, туганнаннары килгән иде. Кызының әтисе турында истәлекләр белән уртаклашуы кичәнең иң җылы һәм дулкынландыргыч мизгеле булгандыр, мөгаен.

– Әтинең әнигә мөнәсәбәте аерым иде, ул аңа багышлап шигырьләр иҗат итте. Ул дачада булырга бик ярата иде, аның үз кабинеты, басма машинкасы бар иде. Җәй көне ул гел шунда иҗат итте, – дип сөйләде кызы. – Әти һәрчак безнең йөрәкләрдә. Әтиебез турындагы истәлекләрне саклаганнары, мәңгеләштерүдә ярдәм иткәннәре өчен туганнарыбыз Кашаповларга, Мәхмүтовларга, шундый җылы очрашу оештырган өчен авыл халкына зур рәхмәт.

Язучы турындагы хатирәләре белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Роза Хәмидуллина, Әлфия Ситдыйкова да уртаклаштылар. Газиз Кашапов турындагы истәлек яши икән, димәк, аның иҗаты яши, дип ассызыкладылар алар. Роза Хәмидуллина Хәсән Туфан музей-йортына шагыйрьнең портретын бүләк итте.

Тумышы белән Яңа Дума авылыннан булган ветеран-китапханәче Исламия Иннемөхәммәтова Газиз Кашапов белән дус булуын, аның талантын яратучылар белән иҗади очрашулар оештырулары турында сөйләде.

Яр Чаллыдагы Аксубай якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Гарифуллин район җитәкчелегенә һәм авыл халкына җылы очрашу оештырган өчен рәхмәт белдерде. Газиз Кашаповның җирдә якты иҗади эз калдыруын ассызыклады.

«Шәһри Казан» газетасы мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Радик Сабиров Казан дәүләт университетында укыганда Хәсән Туфан иҗатына кандидатлык диссертациясен яклавын һәм якташ Газиз Кашаповның иҗатын өйрәнүе турында сөйләде.

– Бүген без Газиз Кашапов турында тагын да күбрәк мәгълүмат җыйдык. Аның рухы шат, авыр туфрагы җиңел булсын, – дип нәтиҗә ясады ул.

Кунаклар, туганнары Газиз Кашапов музеенда булдылар, аның иҗат рухын, талантын һәм сәнгатен тагын бер кат күңелләре аша үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев