Аксубай районында эпизоотиягә каршы язгы эшләр башланды
1 февральдә район ветеринария хезмәте эпизоотиягә каршы язгы чараларга старт бирде.
Ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, барлык профилактик һәм ветеринария-санитария чараларын 1 июньгә кадәр башкару планлаштырыла. Болар: авыл хуҗалыгы хайваннарын себер түләмәсе, котыру авыруына, нодуляр дерматитка, эмкарага, туберкулезга, бруцеллезга, лейкозга каршы вакцинацияләү, мөгезле эре терлекләрне шәхси хуҗалыкларда бирклау. Ветеринария белгечләренә дүрт ай эчендә зур күләмдә эш башкарырга туры киләчәк.
Бу уңайдан ветеринария берләшмәсендә эш киңәшмәсе узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев