Аксубай районында эпизоотиягә каршы язгы чаралар бара
Ветберләшмәнең ветеринария белгечләре районның товарлыклы-сөтчелек фермаларында мөгезле эре терлекләргә котыру авыруына каршы вакцинация ясауга керештеләр.
Котыру авыруы – терлекләр һәм кеше өчен аеруча куркыныч авыру. Бу йөз процент үлемгә китерә торган чир. Бүгенге көндә кадәр котыру авыруыннан дәвалау ысуллары әлегә эшләнмәгән. Профилактиканың төп ысулы булып барлык терлекләргә дә планлы нигездә вакцинация ясау тора.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эпизоотиягә каршы чаралар хайваннарны куркыныч авырудан сакларга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев