Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында депутат Айдар Метшин эш сәфәре белән булып китте

Сәфәр кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты район активы, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов Җиңү көне алдыннан Аксубай районының ничек яшәве турында сөйләде, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү темасына кагылды, шулай ук территорияләрне үстерүнең гамәлдәге программалары белән таныштырды.

Айдар Метшин үз чыгышында депутатның халык белән төбәк очрашулары башка районнарда да узуын билгеләп үтте, агымдагы эшкә йомгак ясады. Ул МХО темасына аерым игътибар бирде, яраланып кайтучы сугышчыларны кайгыртуда ярдәм чараларын хәзер үк эшләргә кирәклеген ассызыклады.

— Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән 124 федераль закон кабул иттек. Оперативлык һәм масштаб буенча аларга аналоглар юк. Алар кайткан вакытка инде хәзердән үк шартлар тудыру турында уйларга кирәк: торак, эш һәм башка аспектлар. Район дәрәҗәсендә дә ярдәм итү чараларын уйлап каравыгызны сорыйм. Ил масштабында 700 меңгә якын сугышчы өйләренә кайтачак, – дип билгеләп үтте депутат.

Айдар Метшин милләтара татулык һәм сайлаулар темасына кагылды, тотрыклылык һәм тынычлык — территорияләрне үстерү программаларын гамәлгә ашыру өчен нигез, дип билгеләп үтте.

Дәүләт Думасы депутаты районның депутатлар корпусын, муниципаль хезмәткәрләрне Җирле үзидарә көне белән котлады һәм күп кенә кануннарның һәм программаларның төбәкләрдә «тууын» билгеләп үтте. Чөнки нәкъ менә Татарстан парламентарийларының тырышлыгы нәтиҗәсендә бүген җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле моделе системасы эшли.

Депутат эш сәфәре кысаларында гражданнарны кабул итте. Айдар Рәис улына МХОның яраланган катнашучысын дәвалауда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, күп балалы гаилә дәүләттән автомобиль алу мөмкинлеге белән кызыксынды, ә ветераннар «сугыш балалары» статусын закон нигезендә ныгыту һәм тиешле түләүләр белән кызыксындылар. Мөрәҗәгатьләр буенча депутат аңлатмалар бирде һәм аларны эшкә алды. 

Айдар Метшин һәм Алмаз Мингулов МХО катнашучылары белән очраштылар. Формаль булмаган шартларда чәй өстәле артында алар  сугышчылар белән яралыларны дәвалау, гаиләләргә ярдәм итү, социаль ярдәм буенча актуаль проблемалар турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев