Аксубай районында «Чыршы» операциясе уздырыла
2023 елның 18 декабреннән 31 декабренә кадәр Аксубай урманчылыгы территориясендә ылыслы яшь агачларны саклау буенча ведомствоара профилактик чара игълан ителде.
«Чыршы» операциясе ылыслы яшь агачларны әзерләүгә һәм сатуга бәйле хокук бозуларга юл куймау максатларында оештырылды. Чара кысаларында мобиль төркемнәр оештырылган, аларның составында участок урманчылары, Аксубай урманчылыклары хезмәткәрләре эшли. Урман хезмәткәрләре яшь чыршыларны, яңа ел шатлыгын урманга балта белән барып алырга теләүче кешеләрдән саклыйлар.
– Ылыслы яшь агачларны законсыз кисү катгый тыела, – ди Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Үзләренең законга каршы гамәлләре белән гаеплеләр үзләре өчен бик күп күңелсезлекләр һәм финанс зыян китерергә мөмкин. Урман үсентеләренә зыян салган өчен гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, физик затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу каралган. Законсыз кисү гамәлен башкарган затлар урман фондына китергән зыянны капларга тиеш булачак.
Яңа ел гүзәлен символик бәядән сатып алу күпкә җиңелрәк һәм яхшырак. Бу товар ирекле сатуда бар һәм яңа ел алды чорында аның белән проблема юк. Законлы рәвештә сатып алынган чыршы сезгә яңа ел шатлыгы китерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев