Аксубай районында чәчү эшләре башланды
Район игенчеләре сабан культураларын чәчүгә керештеләр.
Кырларга «Чистай» ХК «Аксу Агро» ҖЧҖенең чәчү комплекслары чыкты — көнбагыш һәм рапс чәчәләр. Әлегә ике агрегат эшли: берсе Түбән Баланда авылы янында — көнбагыш, икенчесе Яңа Мокшино янында рапс чәчә. Эш тәүлек буе, ике сменада оештырылган.
Көнбагыш чәчүдә механизатор Виктор Маслов эшли, төнлә аны Михаил Крестин алыштыра. Уңай шартларда бер сменада уртача 150 гектар чәчәргә була. Чәчүнең беренче көненә йомгак – 250 гектар.
– «Чистай» ХК «Аксу Агро» ҖЧҖенең көнбагыш буенча планы — 6400 гектар, рапс буенча — 5400 гектар. Бер үк вакытта уҗымнарны һәм күпьеллык культураларны тукландырабыз, шулай ук туңга сөрелгән җирләрне тырмалыйбыз, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесенең башкарма директоры Илгиз Алмакаев. — Сабан культураларын чәчүгә биш чәчү комплексы җәлеп ителәчәк, калган өчесе туфрак тулысынча әзер булуга басуга чыгачак.
– Бөртекле техник культуралар өчен район буенча 44 мең гектардан артык җир бүлеп бирелгән. Быел маржиналь культуралар — көнбагыш, соя, рапс һәм ашлык кукурузы өчен мәйданнар артты, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов.
Инвесторлар төп басымны нәкъ менә аларга ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев