Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Булат Шакиров истәлеген мәңгеләштерделәр

Иске Кыязлы урта мәктәбе бинасында, чыгарылыш сыйныф укучысы Булат Шакиров истәлегенә хөрмәт йөзеннән мемориаль такта куелды.

Контрактка кул куйган Булат Шакиров махсус хәрби операция бурычларын аның беренче көннәреннән үк үти башлый. Яралана, хәрби госпитальдә озак дәвалана, әмма, әнисен күрергә кайткач, озак тоткарлана алмый.

Әнисе улын ничек кенә өйдә калырга күндерергә теләсә дә, Булат кире сафка кайта.

– Әни, минем туганнарым, ә мин бүген туган илем мәнфәгатьләрен, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап кан түгүче иптәшләремнең барасын да туганнгарым дип саныйм, алар дошманга каршы көрәшкәндә мин тыныч эш белән шөгыльләнә алмаячакмын, – дип җавап бирә улы.

Егерме яшьлек Булат Россиянең алдагы язмышының аңа да бәйле икәнен аңлый.

– Әгәр бүгенге яшьләр дөньяда булган хәлне Булат кебек аңласалар, без махсус хәрби операция бурычларын үтәү зонасындагы вәзгыять турында борчылмас та идек, – диде мемориаль такта ачу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов.

Күп яктан нәкъ менә район җитәкчесе ярдәмендә бүген махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарга шундый һәйкәлләр куела.

– Мин шәхсән аның савыгуыннан соң берничә тапкыр Булатка Алексеевск районына ул электрик булып эшләп киткән коллективка тыныч хезмәт белән шөгыльләнү өчен кайтырга тәкъдим иттем, әмма ул миңа һәр тапкыр Ватан сакчысы дигән һөнәрдән дә яхшырак һәм мөһимрәк һөнәр юк дип җавап бирде, – диде Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов. – Мин әти-әнисенең Булатны нинди патриот итеп тәрбияләвенә гаҗәпләнүдән туктамыйм. Мәктәп тә бу эштә зур роль уйнагандыр дип уйлыйм.

Тантанада Үзәк хәрби округының өлкән инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады, ул бүген дошманны Җиңү бары тик җәмгыятьне берләштергәндә генә мөмкин булуын ассызыклады.

Хәзер искекыязлыларның яшь буынын мәктәпкә керү юлында суышчан батырлыклары өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән яшьтәшләре каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев