Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында булачак Ватанны саклаучылар өчен палаткалы лагерь эшли башлады

Районның өлкән сыйныф укучыларының традицион өйрәнү-кыр җыеннары башланды.

Җыеннарны ачу тантанасында район җитәкчелеге, «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый ветераннар оешмасы вәкилләре килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев, район прокуроры Эдуард Хираҗев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, стратегик билгеләнештәге чик буе гаскәрләре һәм ракета гаскәрләре ветераннары балаларга өйрәнүләрнең нәтиҗәле узуын теләделәр.

Кыр җыеннарында 45 яшүсмер катнаша. Биш көнлек палаткалы лагерьда утлы коралны үзләштерү дә күздә тотыла – бу төр өйрәнүләрне булачак сугышчылар апрель аенда Казан югары танк команда училищесы полигонында уздылар һәм хәтта Калашников автоматыннан күнекмә атулар да ясадылар.

Лагерьда булган һәр көн яшүсмерләр өчен үзенчәлекле. Алар белән монда башлангыч-хәрби әзерлек, гражданнар оборонасы буенча тактик һәм практик дәресләр үткәрелә. Чын сугышчылар кебек, 800 метрга марш-бросок, граната ыргыту, җирлектәге киртәләрне узу – таудан күтәрелү һәм төшү, ату буенча ярышлар һәм башка күп кенә шөгыльләр һәм сынаулар көтә. Иртә, армиядәге кебек, зарядкадан башлана. Ял минутларында яшел болын буйлап гармун тавышлары тарала, җыенда катнашучылар арасында “Аксубай егетлере” ансамбле музыкантлары да бар.

– Балаларның кәефе күтәренке, алар яшь сугышчы курсын кызыксынып үтүгә керештеләр, – дип билгеләп үтте лагерь җыеннары башлыгы Алексей Никитин. – Өч тапкыр кайнар туклану оештырылган, матур табигать кочагы. Балалар канәгать.

Фото: “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар җәмгыяте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев