Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында булачак беренче сыйныф укучыларына рюкзаклар тапшырдылар

Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе бара.

Бүген акция кысаларында Иске Мокшино мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен КФХ башлыгы Анатолий Самаренкиннан рюкзаклар тапшыру тантанасы булды.

Бу вакыйга булачак беренче сыйныф укучылары өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Быел беренче сыйныфка дүрт бала барачак. Алар мәктәпкә матур киенеп, әниләре һәм әбиләре озатуында килделәр, үзләре укыячак сыйныфта парта артында утырдылар, булачак укытучылары – Резидә Нәгыйм кызы Хамәдрәхимова, районнан килгән кунаклар һәм хәйриячеләр белән аралаштылар.

– Иске Мокшино мәктәбе һәрвакыт көчле, белемле укучылары белән дан тотты, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Иманым камил, еллар узгач сезнең турыда да, укуда да, спортта да, иҗатта да уңышлы укучылар буларак сөйләрләр.

Анатолий Самаренкин булачак беренче сыйныф укучылары белән балачак истәлекләре белән уртаклашты. Ул мәктәптә укыган вакытларда балалар китап укырга яратканнар һәм бу укуда бик ярдәм иткән. Китаплар белән дуслык белем дәрәҗәсен киңәйтә һәм тормышны кызыклырак итә.

– Мин дә сезгә укудан тыш, узегезнең аң-белемегезне арттыру өчен китаплар, танып белү әдәбияты укуыгызны телим. Хәзер балаларның дөньяны танып белү мөмкинлекләре шулкадәр күп. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, кызыклы мәктәп тормышына чумарга һәм «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укырга телим.

Җыелучыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина сәламләде.

Дулкынландыргыч мизгел җитте: катнашучыларның көчле алкышлары астында Камил Гилманов һәм Анатолий Самаренкин булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп букчалары тапшырдылар.

Рюкзаклар җиңел, уңайлы, аларга мәктәп-кирәк яраклары салынган. Балалар бик шатландылар. Балаларының күтәренке кәефләрен күреп, ата-аналар да шатланды. Мәктәп сумкалары, кече ватанында, анда яшәүчеләр өчен булдырган барлык объектлар өчен Анатолий Самаренкинга рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев