Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында бруцеллезга юл куймаска

Район советында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Республикада бруцеллез буенча вәзгыять турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин чыгыш ясады.

Балык Бистәсе районында фермер хуҗалыгында бруцеллез авыруы табылган. Вирус булуын раслаган планлы анализлар уздырылганнан соң, ферма карантинга ябылган.

– Бруцеллезны, аның нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда, булдырмый калу җиңелрәк, – диде районның баш ветеринария табибы.

Инфекция таралуның куркынычы шунда ки, хайваннарда бу авыру тиз генә беленми һәм аның клиник билгеләре юк. Маллар көтүенә авыру хайван килеп кергәндә, ул кыска вакыт эчендә бик күп сандагы терлекләргә йога ала.

Комиссия район территориясендә куркыныч авыруның чыганагын булдырмау өчен бруцеллезны профилактикалау чаралары турында карар кабул итте.

Аерым алганда, терлекләр хуҗаларына профилактик диагностик, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыру буенча ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәргә; терлекләрне карау буенча ветеринария кагыйдәләрен үтәргә; фермаларга дезинфекция барьерлары белән керүне оештырырга; терлекчелек биналарында кимерүчеләрне юк итүне оештырырга; сөт кабул итү объектларында, терлекчелек чималы складларында санитар-ветеринария таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә; терлекләрне ташу буенча барлык ветеринария таләпләрен төгәл үтәргә.

Тиешле хезмәтләргә – терлекләрне тоту урыннарының торышын даими күзәтеп торырга; район терлекчелегендә тиешле зоотехник һәм нәселле исәпкә алуны тәэмин итәргә.

Комиссиядә җаваплылык турында да сөйләделәр. Торак пунктлар администрацияләре карарларын үтәмәгән, профилактик һәм савыктыру чараларын уздырудан читләшкән, шулай ук авыру таралуга китергән гамәлләр өчен, гамәлдәге законнар нигезендә гаепле затлар административ һәм җинаять җәзасын алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев