Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында бруцеллезга юл куймаска

Узган ел ахырында республикада мөгезле эре терлекләр арасында бруцеллез белән авыруның икенче очрагы теркәлгән иде.

Терлекләрне бу куркыныч авырудан ничек саклау турында район дәүләт ветберләшмә җитәкчесе Рәис Хөснуллин сөйли.

– Бруцеллез – терлекләр һәм кайбер кыргый җәнлекләр, кешеләр арасында таралган йогышлы, хроник авыру. Ул кан тамырлары, ашкайнату, сидек куыгы системаларының зарарлануына китерә. Сыерларда әлеге авыру зәгыйфь (үле) бозау тудыру белән характерлана. Терлекләрне бруцеллездан саклау өчен ветеринария-озату документы булганда, шулай ук бруцеллез һәм башка йогышлы авырулар буенча уңышлы булган урыннарда гына сатып алырга киңәш ителә. Сатып алынган терлекләр карантин узарга, башка терлекләрдән аерым асралырга һәм кирәкле ветеринария-санитария чараларын узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев