Аксубай районында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесен сайладылар
Район Советында «Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты» иҗтимагый оешмасы җирле бүлекчәсе идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырыш Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, район башлыгы Алмаз Мингулов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов, район оешмалары, мәгариф учреждениеләре, музейлар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында узды.
– Бүгенге көнгә безнең төп бурыч – райондагы хәлләр белән танышу, кешеләргә яңа мәгълүмат җиткерү, бүлекчә җитәкчесен сайлау һәм аның составын раслау, – диде Ирек Шәрипов үзенең сәламләү сүзендә. – Без сезгә дин, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле эшләү өчен нәрсә кирәклеген белергә җыелдык. Бу чара бик мөһим, чөнки кеше тормышында дин һәм тел әһәмиятле урын алып трра – без яшьләрне рухи кыйммәтләр нигезендә тәрбияләргә тиеш.
Алмаз Мингулов җыелучыларга рәхмәт белдерде һәм милли традицияләрдә тәрбияләү мәсьәләләрендә районда бик күп эшләр башкарылуын ассызыклады. Бу эшне яңа кызыклы идеяләр белән тулыландырырга кирәклеген әйтте.

Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов район имамнары эше турында сөйләде. Ул тыңлаучыларның игътибарын телне дин белән беррәттән саклау кирәклегенә юнәлтте.
– Бүгенге көндә кешеләр милли мәдәнияткә, үз авылларының, гаиләләренең тарихына, шәҗәрә төзүгә зур кызыксыну белән карыйлар, – дип ассызыклады үз чыгышында Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, бүгенге көнгә кадәр милли конгрессның район бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкарып килгән Әлфия Нурхәммәтова.
Ул үзенең иҗади эшләрен җентекләп тәкъдим итте, һәркайсының максатын аңлатты. Чыгышын тәмамлап, ул Ирек Шәриповка истәлекле бүләк – үзе ясаган яңартылган шамаил тапшырды.

Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шагыйрә Әлфирә Галиева бөек шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар, балаларда татар теленә мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән программалар һәм укучылар белән эшләү ысуллары турында сөйләде. Ул үзенең Хәсән Туфанга багышланган китабыннан бер шигырь укыды.
Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музей-йорты директоры Тагъзимә Низамова үзенең чыгышында музейдагы юбилей чараларына тукталды, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Район үзәк китапханәсе белгече Фәһимә Гатинаның чыгышы татар телен һәм әдәбиятын, милли традицияләрне саклауга һәм үстерүгә багышланды.
Киңәйтелгән утырышта «Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе идарәсенең яңа җитәкчесен сайлау узды. Җыелучылар бертавыштан җирле бүлекчәнең яңа җитәкчесе итеп Лилия Сәхабетдинованы сайладылар. Үзенең чыгышында Лилия Сәхабетдинова милләт мәдәниятен үстерү, татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен бөтен көчен куярга вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев