Аксубай районында бөртекле культуралар мәйданнарының яртысыннан артыгы җыелган
Район кырларында урып-җыю комплекслары зур интенсивлык белән эшли.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 4 августка оператив мәгълүматлары буенча, 19500 гектардан артык ашлык культуралары суктырылган. Бу планлаштырылган мәйданның 51 проценты. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көн саен мең гектардан артык иген җыеп алалар. Барлыгы 47479 тонна ашлык суктырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев