Аксубай районында «Безнең ишегалды – Игелекле күршеләр» программасы старт ала
22 июльдә Аксубай районында «Безнең ишегалды — Игелекле күршеләр» традицион җәйге программасы башлана.
Бу ел саен күршеләр бергә җыелсын, формаль булмаган шартларда аралашсын һәм вакытны күңелле һәм актив уздырсын өчен булдырылган проект.
Программа кысаларында халык өчен биюләр, конкурслар һәм хәрәкәтчән уеннар оештырыла. Оештыручылар быелгы очрашуларның да узган сезоннардагы кебек үк якты һәм эчтәлекле булачагын вәгъдә итәләр.
Чаралар түбәндәге график буенча узачак:
24 июльдә – Мазилин урамындагы 12, 14, 16 йортлар ишегаллары;
29 июль дә — Ленин урамындагы 12, 14, 16 йортлар;
5 августта — Золин урамындагы 102 нче йорт;
12 августта – Октябрь урамындагы 33, 35 йортлар;
19 августта – Романов урамындагы 14, 16, 18 йортлар;
26 августта – Шоссе урамындагы 82 нче йорт;
2 сентябрьдә — Ленин урамындагы 18, 20, 21 йортлар;
9 сентябрьдә – Мазилин урамындагы 25, 27, 29 йортлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев