Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Безнең ишегалды» яхшы күршелек фестивале узды

Аны Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк мәйданында оештырдылар.

Аксубай районында «Безнең ишегалды» яхшы күршелек фестивале узды

Аны Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк мәйданында оештырдылар.

Фестиваль йөзләгән аксубайлыны һәм район кунакларын җәлеп итү үзәгенә әйләнде. Әйләнә-тирәдә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Оешма һәм предприятие вәкилләре, балалары белән гаиләләр, күршеләр бу вакыйганы бергәләп билгеләп үтү өчен бирегә җыелдылар. Мәйданда үзәк китапханәнең, туган якны өйрәнү музееның, клуб формированиеләренең, яшьләр эшләре һәм Форпост үзәгенең, «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасының, яшь армия, балалар сәнгать мәктәбенең, район үзәге мәгариф оешмаларының, Хәсән Туфан музей-йортының тематик мәйданчыклары эшләде.

Чарада Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков, иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы катнашты.

–Бүген без сезнең белән берлектә йомгаклар ясау, планнар кую, сезне күрү, аралашу өчен җыелдык, – дип мөрәҗәгать итте фестивальдә катнашучыларга Бердәм Россия партиясе Аксубай җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советы әгъзасы Алмаз Мингулов.

Ул районда федераль, республика һәм муниципаль программалар кысаларында күп эшләр башкарылуын, милләтара дуслыкны билгеләп үтте, район хезмәтчәннәренә куйган хезмәтләре, район халкына СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

–Сезне шулай ук фестиваль белән котлыйм, ул безгә дә килде! Республикада без яши, укый торган территорияләрне яхшырту программалары тормышка ашырыла. Мин безнең җитәкчелекнең кайгыртуын авыл территорияләренең тормыш сыйфатын яхшырту буенча тоям. Һәм бу шатландыра. Сезнең мәктәпләрегез дә, спорт мәйданчыкларыгыз да Казан мәктәпләреннән бер дә ким түгел. Хәзерге балаларга мин ак көнләшү белән көнләшәм! – дигән сүзләрне яңгыратты Рәсим Баксиков фестиваль сәхнәсеннән.

Фестиваль уңай юнәлештә узды, кунаклар барлык мәйданчыкларны да йөреп чыктылар, бәйрәмгә килгән һәркем интерактив мәйданчыкларда күңеленә хуш килгән шөгыльне тапты.

Фестивальдә актив тормыш позициясе булган халыкны Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр. Бүләкләнүчеләр арасында район үзәгендә яшәүче Ләйсән Хисмәтова да бар.

Ул ел саен чәчәкләр утырта һәм Романов урамындагы 18нче йорт территориясен төзекләндерә.

–Мин моны шатланып эшлим, өстәвенә күршеләр дә хуплый, ярдәм итә. Үзебез яши торган бистәне бизисе килә. Безнең район үзәге – җәмәгать урыннары, парклар, скверлар бик матур, чәчәкләргә күмелеп утыра, күңел сөенә. Һәм аны тагын да ямьлерәк итәсе килә! – диде Ләйсән Равиль кызы.

Туган якны өйрәнүче, архив эше ветераны Надежда Петрова да Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтенә лаек булды. Ул район үзәге авыллары, предприятиеләре һәм оешмалары тарихын яза.

–Һәм бу вакыйга бүгенге көн белән дә языла. Без районда барысының да ничек оешуын, төзелүен күрәбез! – дип билгеләп үтте Надежда Васильевна. – Безнең данлыклы Татарстан – теләсә кайсы кеше мәнфәгатьләрен кайгырта, иҗат белән шөгыльләнергә, үсәргә мөмкинлек бирә торган республика!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев