Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Башкарма комитет җитәкчесен сайладылар

Депутатлар бертавыштан Алмаз Мингулов кандидатурасы өчен тавыш бирде

Утырыш эшендә ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе  Рамил Гарипов, Дәүләт Советы депутатлары Рәсим Баксиков һәм Камил Гилманов катнашты.

Көн тәртибендә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау мәсьәләсе торды. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына игълан ителгән конкурска ике кандидат – Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов һәм Иске Ильдерәк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков гариза бирде.

Кандидатларның һәркайсы әлеге вазыйфада эшләүнең үз стратегиясен тәкъдим итте.

– Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасында төп бурыч итеп районда булдырылган темпны саклауны саныйм, – диде Алмаз Мингулов. – Минем өчен Аксубай районы туган район гына түгел, ә туган якның алга таба җитди үсеше өчен җаваплылык та.

Шулай ук өстенлекле бурычлар арасында ул районга өстәмә инвестицияләр җәлеп итүне, шул исәптән федераль, республика грантлары һәм башка программалар хисабына, бюджет объектларының матди-техник базасын камилләштерүне, авылларда да, яңа җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм социаль объектлар төзү буенча инвесторлар белән эшне активлаштыруны, сәнәгать мәйданчыкларын үстерүне, резидентлар санын һәм инвестицияләр күләмен арттыруны, алга таба районда уртача айлык хезмәт хакын арттыруны, авыл хуҗалыгын алып баруның заманча формаларын актив кертүне, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүне билгеләп үтте. Агротуризмны үстерү, яшьләр сәясәтендә инфраструктура булдыру һәм районда тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлекләре турында да сөйләде.

Сергей Маклаков районның иң эре авыл җирлекләренең берсен җитәкли. Ул җирлекнең ничек үсеш алуы, төрле дәрәҗәдәге программаларның гамәлгә ашырылуы һәм грант ярдәме турында сөйләде. Ул районда демографик вәзгыятьнең катлаулы булуын һәм муниципаль берәмлек территориясенең алга таба үсешен яңа производстволар ачуда һәм яшьләр өчен эш урыннарын арттыруда күрүен ассызыклады.

Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов Аксубай муниципаль районының төп һәм әһәмиятле казанышларын билгеләп үтте, Алмаз Мингуловның элеккеге эшчәнлегенә бәя бирде, республика җитәкчелеге исеменнән Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына аның кандидатурасын хуплауны сорады.


Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина да кандидатны хупларга өндәде. Алмаз Мингулов Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев