Аксубай районында балаларны һәм күп балалы гаиләләрне Яңа ел белән котладылар
Район мәдәният йортында район башлыгының традицион Чыршы бәйрәме узды.
Традицион Чыршы бәйрәменә бөтен районнан республика һәм Россия олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңү яулаган укучылар, күп балалы, опекун гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары җыелды. Мәдәният хезмәткәрләре алар өчен онытылмаслык бәйрәм оештырды.
Тантанада күп балалы гаиләләр игътибар үзәгендә булды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җыелучыларны сәламләп, якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас тәбрикләде.

– Үз исемемнән һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сезне якынлашып килүче яңа ел белән котлыйм, – диде ул. – Бу иң-иңнәр җыелган традицион бәйрәм. Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүче нефтьчеләр компаниясенә зур рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук социаль учреждениеләргә ярдәм итүче оешмаларга, битараф булмаган кешеләргә рәхмәт сүзләрен белдерәм. Кадерле балалар! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, укуыгызда уңышлар, тыныч күк йөзе, теләкләрегезнең чынга ашуын, кәефләрегезнең яхшы булуын телим. Бу тылсымлы бәйрәм сезнең күңелләрдә онытылмаслык мизгелләр калдырсын.
Көчле алкышлар астында күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Алмаз Мингулов һәр гаиләгә изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Яшь артистлар һәм сәхнә осталары башкаруында җырлар яңгырады, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дәртле бию номерлары тәкъдим итте. Мәдәният хезмәткәрләре Кыш бабай, Кар кызы белән мавыктыргыч, матур Яңа ел тамашасы күрсәттеләр. Бу көнне бәйрәмдә катнашучыларның һәрберсе Кыш бабайдан яңа ел бүләкләре һәм бик күп күңелле хис-кичерешләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев