Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «авыр» гаиләләр контрольдә тотыла

Имин булмаган гаиләләр буенча чираттагы ведомствоара рейд булды.

Рейдның бурычы – социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү.

Хезмәтләр вәкилләре балигъ булмаган балалар булган гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр, ата-аналар белән җитди сөйләшү алып бардылар, ата-аналар бурычларын үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү нәтиҗәләре турында искә төшерделәр. Уңышсыз гаиләләрдә ачыкланган төп проблемалар – ул начар көнкүреш шартлары, алкоголь һәм физик яки психик көч куллану очраклары.

Мондый гаиләләр белән очрашулар ата-аналарны балаларын тәрбияләү турында уйланырга, аларның тормышы өчен имин шартлар тудыруга һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартырга юнәлдерелгән.

Бу уртак эш яшүсмерләр арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау белән шөгыльләнүче органнарның имин булмаган гаиләләргә карата гамәлләрен нәтиҗәлерәк координацияләүгә ярдәм итә.

Фото опека бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев