Аксубай районында авыл хуҗалыгы техникасы кышлауга китә
Авыл хуҗалыгы елының йомгаклау этабы – техниканы кышкы саклауга кую.
Районда техниканы кышкы саклауга кую башлана. Бу процесс – авыл хезмәтчәннәре эшендә бик мөһим. Дәүләт техника күзәтчелегенең Аксубай районы буенча дәүләт инженеры-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Рамил Фәттахов составындагы махсус комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агымдагы хәлне тикшерәләр.
Белгечләрне авыл хуҗалыгы формированиеләренең техниканы кышкы саклауга кую эшләренең торышына, ремонт эшләрен башкару өчен хуҗалык хезмәтчәннәренә шартлар тудыруга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра. Комиссия әгъзаларының игътибары үзәгендә –куркынычсызлык техникасы чараларын үтәү, агрегатларны ремонтлаучы хезмәткәрләрнең финанс мотивациясе.
– Техника кышкы саклауга ышанычлы әзерләнергә тиеш, – диләр белгечләр. – Киләсе елда техниканың халәте кышын аның ничек саклануына бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев