Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында 352 миллион сумлык юл ремонтланачак

Аксубай районында «Аксубай - Федоровка - Яңа Баланда - Яңа Мокшино» торак пунктларын тоташтыручы юл участогын реконструкцияләү планлаштырыла.

Проектның гомуми бәясе дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендер документларында күрсәтелгәнчә, 352 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.

Эшләрне башкарырга тиешле подрядчы аларны 21 ноябрьгә кадәр тәмамларга тиеш.

Проект кысаларында әзерлек чаралары уздырырга, җир эшләрен, шулай ук газ белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен, юл өслекләрен, электр яктырту һәм ясалма корылмаларны урнаштыру буенча эшләрне башкарырга кирәк булачак.

Эшләрне оештыру белән Главтатдортранс шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев