Аксубай районында 2025 елда уңышлы хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе өчен бүләкләр тапшырдылар
Район Советында эшлекле сишәмбе бүләкләү тантанасыннан башланды.
Район башлыгы Алмаз Мингулов Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары майор Рушан Даутовка гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның билгеләнгән планын үтәүгә зур өлеш керткәне, яшьләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә әзерләүдә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Район җитәкчесе хәрби комиссарның хәрби хезмәткә чакыру, яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте.
– Сезнең эшчәнлегегез районга армияне тулыландыру буенча бурычларны лаеклы үтәргә ярдәм итә, – дип ассызыклады Алмаз Мингулов һәм алга таба уңышлар һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев