Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районына кош гриппы килеп җитмәсен өчен

Башкортстанның кошчылык предприятиесендә югары патогенлы кош гриппы табылган.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 9 августта Уфа район ветеринария станциясенә кош гриппы белән охшаш клиник картина булган кошлар үлеме турында мәгълүмат кергән. Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре проба алу өчен урынга чыгалар. Шул ук көнне Башкортстанга китерелгән фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясендә югары патогенлы кош гриппы вирусы ачыкланган.

Билгеләнгән диагноз нәтиҗәләре буенча кошчылык предприятиесе авыру учагы дип табылган, ә торак пунктлар республиканың Уфа районы 5 чакрым радиусында куркыныч янаучы зонага кертелгән.

Уфа районында кош гриппы учагы барлыкка килүгә бәйле рәвештә гадәттән тыш ведомствоара комиссиянең ашыгыч утырышында авыру учагын бетерү һәм аның алга таба таралуын булдырмау чаралары планы эшләнелде.

План нигезендә авыру учагында авыру кошлар юк ителәчәк, ә куркыныч зонада бөтен булган кошларга вакцинация ясалачак. Дәүләт хезмәтендә җитәрлек күләмдә вакцинация бар һәм аны ясауга керештеләр инде.

Ветеринарлар авыру янаган зонадагы торак пунктларда яшәүчеләргә әлеге чарага аңлап карарга һәм вакцинация өчен кош-кортларны тәкъдим итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Хәзерге вакытта авыруның килеп чыгу сәбәбен ачыклау өчен эпизоотологик тикшерү үткәрелә.

– Кош хуҗаларына кошларны аерып куярга һәм кыргый кошлар белән элемтәне булдырмас өчен, аларны ябуда тотарга киңәш иттек, – дип билгеләп үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Кошларны ачык сулыкларга чыгармагыз. Билгесез җитештерүчеләрдән азык һәм кош-корт сатып алмагыз. Әгәр кошларда шикле симптомнар табылса, шунда ук ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез.

Белешмә. Кошларның югары патоген гриппы (ВГП) – кошларның югары контагиоз вируслы авыруы, аның вакытында кан һәм үзәк нерв системалары, сулыш органнары, аш эшкәртү, бүленеп чыгу һәм йомырка барлыкка килү зарарлана. Кошлар гриппы йорт кошларының барлык төрләрендә – тавыкларда, казларда, үрдәкләрдә, шулай ук кыргый күчеп йөрүче кошларда, чыпчыкларда, каргаларда, күгәрченнәрдә була.

Кошларның югары патогенлы гриппының үзенчәлекле билгеләре – продуктивлыкның кимүе, азык һәм судан баш тарту, тире япмалары цианозы, казналык тирәлеге шешләре, хәрәкәтләрне координацияләү бозылу, синусит, ринит, конъюнктивит, диарея.

Авыру таралу учагы нейтраль дымлы тирәлектә һәм туңдырылган хәлдә саклана, җылытуга, турыдан-туры кояш нурларына һәм дезинфекция ясау чараларына сизгер.

Авыруның инкубацион чоры 1 дән алып 21гә кадәр календар көн тәшкил итә.

Авыру алиментар һәм контакт юллары белән тарала. Шулай ук аэроген юл белән дә булырга мөмкин. Авыру таралу факторлары булып тизәк, азык, су, инвентарь, эшчеләрнең кием-салымы һәм аяк киеме, аслык, транспорт чаралары һәм тышкы тирәлекнең башка объектлары санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев