Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай районын Кремльдә кабул итү мәҗлесендә ирле-хатынлы Гыймалетдиновлар тәкъдим итте

Бүген, 25 августта, Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул итү унынчы тапкыр уздырыла һәм шул вакыт эчендә анда 500дән артык Татарстанның күркәм гаиләсе катнашты». Аксубай районын чарада Мансур Сәхәбетдин улы һәм Рушания Рәхимҗан кызы Гыймалетдиновлар гаиләсе тәкъдим итте.

Бәхетле никахка – 47 елдан артык.

Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан һәм армиядә хезмәт иткәннән соң Мансур Сәхәбетдин улы туган авылына кайта һәм үз язмышын очрата. Булачак ир белән хатын һәр көнне район үзәгенә эшкә барып йөриләр.

Мансур Аксубай “Сельхозтехника”сына цех җитәкчесе булып эшкә урнаша, Рушания Юл участогында техник-төзүче булып эшли.

Мансур Сәхәбетдин улы гомерен Аксубай “Сельхозтехника”сында эшләүгә багышлаган. Ике ел цех җитәкчесе булып эшләгәннән соң, ул егерме сигез ел районның бөтен авыл хуҗалыгы техникасына хезмәт күрсәткән һәм ремонтлаган шушы зур оешма җитәкчесенең алыштыргысыз урынбасары булып тора. Оешманы япканнан соң аның базасында «Аксубай ЛМУ агрофирмасы» ҖЧҖ төзи, ул инде 20 ел дәвамында уңышлы эшләп килә. Туган районы һәм республика алдындагы казанышлары өчен, Мансур Сәхәбетдин улы “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Рушания Рәхимҗан кызы 22 ел педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгән. Шуның ун елын Аксубай “Сельхозтехника”сының “Василек” ведомство балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшли. Предприятие ябылганнан соң, Рушания Рәхимҗан кызы шәхси эшкуар буларак теркәлә, икмәк пешерү цехын ача һәм тагын 10 ел район халкы өчен икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре пешерүдә хезмәт куя.

Ирле-хатынлы Гыймалетдиновлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар балаларында традицион гаилә кыйммәтләре, өлкән буынга хөрмәт белән карау сыйфатлары тәрбияләгәннәр. Аларның балалары – күп балалы гаиләләр. Кызлары гаиләсендә – өч бала, ә уллары гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә.
Мансур Сәхәбетдин улы һәм Рушания Рәхимҗан кызы гаиләләре бәхетле тормыш үрнәге булып тора. Аларның өе һәрвакыт җиде оныгының шатлыклы авазлары белән тула. Ир белән хатын якташлары арасында зур абруй казанганнар, яшь буын өчен остаз булып торалар һәм актив тормыш рәвеше алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев