Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы урманнарына керергә ярамый

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.07.2023 №796 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүен 7 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде.

Республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата чикләүләр билгеләнгән. Шул исәптән Аксубай урманчылыгы территориясендә дә.

Татарстан урман тармагы белгечләре тарафыннан тиешле чикләү кертү, аның гамәлдә булу чоры һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштыру буенча эшләр башкарылды.

Хәзерге вакытта Татарстанда урманнарда янгын куркынычсызлыгын II типтагы 20 урман янгын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгын сүндерү станциясе тәэмин итә. Янгын куркынычы янаган шартларда космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы уздырыла.

Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре гражданнарны урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү турында кисәтә. Урман территориясендә янгын чыгу очраклары ачыкланганда, 8 (843 44) 2-73-53 номеры буенча урман бүлегенә яки участок урманчылыклары хезмәткәрләренең мобиль телефоннарына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев