Аксубай районы урманнарын чистартыйк
Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең язгы этабы башланды
2026 елның 20 апреленнән 20 июньгә кадәр «Экологик иминлек» милли проекты максатларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең язгы этабы уза. Акция кысаларында урман фондын каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту буенча масштаблы эшләр башкарылачак. Моннан тыш, урман хуҗалыгы белгечләре урманнарга килүче гражданнар өчен аншлагларны һәм ял итү урыннарын ремонтлаячак һәм төзекләндерәчәк.
Аксубай урманчылыгы предприятиеләрне, оешмаларны, уку йортларын, волонтерларны табигатьне саклау акциясендә катнашырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев