Аксубай районы укучылары физика буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар
Аксубай районы укучылары республика фән олимпиадасының йомгаклау этабында аерылып тордылар.
Аксубай 2 нче мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Әлфис Канәфин (укытучы Светлана Ванюкова) һәм Иске Ибрай урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Хәлим Кадыйров (укытучы Шамил Мотыйгуллин) физика буенча мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабында призерлар дипломнары белән бүләкләнделәр.
Шулай итеп, Казанда узган “Олимпка юл” төбәк олимпиадасы нәтиҗәләре Әлфис белән Хәлим һәм аларның остазлары өчен горурлык булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев