Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы территориясенә бруцеллез кертүне булдырмаска

Район советында КЧСның чираттан тыш утырышы узды.

Утырышка фермер хуҗалыклары башлыклары, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре баш ветеринария табиблары чакырылды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә: терлекләрнең йогышлы авыруларыннан берсен – бруцеллезның керүенә юл куймау булды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов республика территориясендә бруцеллез учагы теркәлүен билгеләп үтте. Кичәгесе көннән барлык терлекчелек предприятиеләре дә ябык эш режимына күчте.

–Бу бик куркыныч авыру, – диде ул. – Терлекләрнең баш санын саклау өчен ашыгыч чаралар күрергә кирәк. Күп кенә фермерларның ышанычлы киртәләре юк, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә изоляцияләнүне тәэмин итүгә кагылышлы җитешсезлекләр бар. Терлекләрнең контрольсез хәрәкәтенә юл куярга ярамый, терлек сатып алганда, бөтен процедура санитария кагыйдәләре буенча узарга тиеш.

Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Рәис Хөснуллин бруцеллезның нинди авыру булуы һәм терлекләрне зарарланудан ничек саклау турында сөйләде.

– Ветеринария берләшмәсендә 1948 елдан башлап эпизоотик журнал алып барыла, анда хайваннарның йогышлы авыруларының барлык очраклары чагылдырылган. Бруцеллезның соңгы очрагы районда 1988 елда теркәлгән. Татарстанда бруцеллез учагы кабынуының соңгы очрагы 1992 елда булган.

Йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары турында Алексеевск территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге консультанты Ольга Алексеева бәян итте.

Утырыш эшендә район башлыгы Камил Гилманов катнашты.

– Тормыш катлаулана, бу авыруның бездә пәйда булмавына гарантия юк, – дип билгеләп үтте ул. – Бу очракта бары тулы изоляция генә куркынычсыз итәргә мөмкин. Территорияләрне әйләндереп алыгыз, үз хуҗалыгыгызны саклагыз. Терлек, мал азыгы сатып алу, барысы да ветеринария берләшмәсенең катгый контролендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев