Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Татарстан Рәисеннән дүрт махсус техника алды

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан «Казан Экспо» мәйданчыгында Татарстан районнарына техника тапшырылды.

Район башлыгы Камил Гилманов безнең хәбәрчегә район дүрт берәмлек яңа махсус техника – барлык җиһазлар белән автогрейдер, МТЗ - 82/1, «Амкадор» һәм «Барсик» алды, дип сөйләде.

– Муниципаль берәмлекләргә ярдәм иткәне өчен, республикабыз Рәисенә зур рәхмәт. Кар җыю техникасына бүген ихтыяҗ зур, чөнки кышның әле уртасы гына. Бу район өчен бик зур ярдәм, – диде Камил Камал улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев