Аксубай районы Советында прокуратура турында күргәзмә тәкъдим ителде
Бүген Татарстан Дәүләт архив эше комитетының район Башкарма комитеты архив бүлеге район планеркасында катнашучылар өчен чираттагы экспозиция әзерләде.
Күргәзмә Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көненә багышланган иде. Әлеге дәүләт органы район территориясендә законлылыкны ныгытуда һәм гражданнарның хокукларын яклауда мөһим роль уйный.
Бүлек җитәкчесе Гүзәл Хәмәтшина район оешмалары җитәкчеләренә «Сельская новь» район газетасының район прокуратурасы һәм аның хезмәткәрләре турында төрле еллардагы язмалар белән төпләнмәләрен тәкъдим итте. Район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре архив документлары һәм күзәтчелек органы эшчәнлеге турындагы тарихи мәгълүматлар белән кызыксынып таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев