Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы профсоюз оешмалары активистлары бүләкләргә лаек булды

-


Профсоюзның устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен профсоюзның республика комитеты Рәхмәтләрен “КЦСОН” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Тәнзилә Габдрахманова;

район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев;

беренчел профсоюз оешмасы рәисе, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова;

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәмис Нуретдинов;

беренчел профсоюз оешмасы рәисе, Карасу авыл җирлеге башкарма комитеты хисапчысы Фирая Хөснетдинова;

Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин алды.

Профсоюзга устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, Иске Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты хисапчысы Раилә Әхмәтсафина;

беренчел профсоюз оешмасы рәисе, Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Богданова;

беренчел профсоюз оешмасы рәисе, Казначылык Департаменты территориаль бүлекчәсенең исәп һәм хисап бүлегенең 2 разрядлы әйдәп баручы белгече Ольга Кудрявцева;

башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, “Спорт мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе кассиры, склад мөдире Надежда Кулькова;

башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, Иске Кармәт авыл җирлеге башкарма комитетының баш хисапчысы Наталья Муртазина;

беренчел профсоюз оешмасы рәисе, “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют” дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Гөлнара Садыйкова;

беренчел профсоюз оешмасы рәисе, Финанс бюджет палатасының 1 категорияле белгече Гөлнара Сафина;

беренчел профсоюз оешмасы рәисе, Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортының мәдәни чаралар оештурычысы Ирина Тихонова.

Профсоюз әгъзаларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча актив эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге үзәк комитетының Мактау грамотасына “Юность” универсаль спорт залы” МБУ директоры Аксубай муниципаль районында Республика профсоюз комитетының ышанычлы вәкиле Радик Мостафин лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев