Аксубай районы православие динен тотучылары мөселман җәмәгатьчелеген Ураза бәйрәме белән котлады
Православие динендәгеләр изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан бәйрәм котлауларын ТР мөфтие урынбасары, Көньяк төбәге Кадие, Аксубай районы имамы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровка юлладылар.
Һәм аның йөзендә Аксубай муниципаль районының барлык мөселманнарына да.
“Хөрмәтле Равил хәзрәт! Сезне чын күңелдән мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән котлыйбыз! Бу бәйрәм сезнең күңелләрегезне аеруча шатлык һәм җылылык белән тулыландырсын. Сезгә сәламәтлек, көч, тынычлык, иминлек юлдаш булсын! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!” – диелә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий тарафыннан юлланган бәйрәм мөрәҗәгатендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев