Аксубай районы мәктәпләрендә «Сиңа язам, Герой!» дигән Бөтенроссия патриотик акциясе узды
Укучылар хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция зонасына хатлар яздылар, алар анда Ватанны саклаучыларга авыр һәм куркыныч хезмәтләре, тынычлык тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Ватан солдатларына тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм алар белән үзләренең хыяллары һәм планнары белән уртаклаштылар.
Укучылар хатларны «Солдатка хат» тамгасы белән, 103400, Мәскәү - 400 адресы буенча юлладылар.
Фото: Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай һәм Иске Ибрай урта мәктәпләре архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев