Аксубай районы мәктәбендә Грамоталылык көне үткәрелде
Ел саен сентябрь башында ЮНЕСКО тарафыннан оештырылган Бөтендөнья грамоталылык көне билгеләп үтелә.
Бу грамотаның нигезләрен әле генә белә башлаучыларның һәм аны гомер буе өйрәнүчеләрнең уртак бәйрәме.
Әлбәттә инде, белемнәрен укучылар һәм студентлар белән уртаклашучылар бәйрәме дә. 8 сентябрьдә, Россиянең зур шәһәрләрендә һәм кечкенә авылларында һәм поселокларында рус теле буенча олимпиадалар һәм викториналар узды.
Яңа Тимошкино төп мәктәбендә Грамоталылык көнен билгеләп үтү традициягә кергән. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Павлова җитәкчелегендә 9 нчы сыйныф укучылары “Грамоталылык шәхси мөмкинлекләрне киңәйтә” дигән тематик квест-уен үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев