Аксубай районы мәгариф учреждениеләре Лисичанск шәһәре өчен гуманитар ярдәм формалаштыралар
Нигезенә кадәр җимерелгән шәһәргә ярдәм итәргә әзерлекне район гражданнары, оешма һәм предприятие коллективлары күрсәтә.
Аны җыюда район мәгариф учреждениеләре актив катнаша.
Утыз мәктәпнең, унике балалар бакчасының педагогик коллективлары, мәгариф бүлеге белгечләре, Мәктәптән тыш эшләр үзәге – барлыгы 44 оешма бүген гуманитар ярдәмне формалаштыра.
– Нигездә бу – канцелярия товарлары, балалар әдәбияты һәм мәктәп кирәк-яраклары, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлкәй Сәмигуллина. – Хәер, ярдәмгә балалар ризыгы, соклар, су, шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе кебек беренче кирәкле продуктлар да керә. Шунысы куанычлы, бер генә педагог та, бер генә мәктәп яки мәктәпкәчә учреждение җитәкчесе дә читтә калмый. Барысы да иң яхшы сыйфатларны күрсәтә. Әмма бу гаҗәп түгел. Укытучы һәрвакыт, һәр заманда һәм чорда кешелеклелек үрнәге булып торды һәм шулай булып кала да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев