Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы мәдәният бүлеге яңа хезмәт автомобиле алды

Мәдәният тармагы хезмәткәрләренә барлыгы 50 автомобиль тапшырылды.

Татарстанның мәдәният учреждениеләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшыру тантанасында район башлыгы Камил Гилманов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов катнашты. Чара ТР Милли китапханә каршындагы мәйданда узды. Төбәк җитәкчесе район вәкилләренә күпмилләтле республиканың мәдәниятен үстерү буенча башкарган эшләре өчен ихлас рәхмәт белдерде.

– Мәдәният учреждениеләренең уңышлы эш нигезен сез – үз һөнәрләренең осталары тәшкил итә. Бу машиналар урыннарда бик кирәк. Бу автомобильләр Яңа ел алдыннан кечкенә бүләк булсын, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев