Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Кәкре Күл авылында бильярд уйнарга яратучылар көч сынашты

Кәкре Күл авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бильярд буенча турнир узды

Мондый ярышлар авыл мәдәният үзәгендә традиционга әверелде. Кәкре Күлдә бильярд уенын яратучылар шактый, аларның кайберләре аеруча оста уйный. Бәйрәм көнендә мәдәният йортында бу уенның чын җанатарлары җыелды. Ярышлар уңай, игелекле мохиттә узды.

Нәтиҗәдә, Николай Кондрашов көннең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте. Икенче призлы урынны – Александр Купцов, өченче урынны Александр Кондрашов яулады.

Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев җиңүчеләрне котлады һәм аларга дипломнар тапшырды. Муниципаль берәмлек җитәкчесе шулай ук кызыклы турнир оештырган өчен мәдәният йорты директоры Галина Андреевага рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фото: Кәкре Күл мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев